Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: «Бүген – безнең барыбыз өчен дә зур бәйрәм...»

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: «Бүген – безнең барыбыз өчен дә зур бәйрәм...»
"Татар-информ" архивы

Танылган алып баручы, журналист Гөлназ Сәфәрованың яраткан әбисенең туган көне 1 майда икән. Бәйрәмнәрдә җыйнаулашып кайтып, алар әбиләрен котлап килгәннәр.

Гөлназ һәрвакыт әбисе турында бик яратып сөйли. Аны еш кына виртуаль дусларына да күрсәтә. Гөлназның социаль челтәрен күзәтеп карап баручылар Гөлсинә әбине яхшы беләләр.

Бу юлы Гөлсинә әби балаларын пәрәмәч пешереп каршы алган. Әбиебезгә ничә яшь тулуын әйтмибез, дигән Гөлназ һәм сәхифәсендә газиз кешесен котлап, кыска, ләкин бик җылы пост урнаштырган.

«Бүген әбиемнең – Гөлсинә Зәки кызының туган көне! Бу көн – безнең барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Әби – безнең өчен ышаныч, терәк, туры сүз, киңәшче, план төзүче, юл күрсәтүче, сүгүче, канат куючы, бәхет! Әлхәмдүлилләһ. Саулыгың булсын, бәбкә», – дигән онык.

Гөлназның язылучылары да Гөлсинә әбигә котлау сүзләре ирештергәннәр.

«Матур, дөрес сүзле әбекәйгә бездән күп сәлам», «Нинди зур бәхет ул – әбиле булу!», «Шундый яратам әбиегезне», «Гөлсинә әбине без дә яратырга өлгердек инде. Үз әбиемне караган кебек карыйм (үз әбием күптән мәрхүм инде). Гөлназ, күбрәк күрсәтегез әле аны», – дип язучылар да булган.

Без дә Гөлсинә әбине узып киткән бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа күңел тынычлыгы, озын гомер телибез.

Фото һәм видео: Гөлназ Сәфәрованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100