Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованың чәчен кыска итеп кисү теләге уянган, ул моның нәрсә белән бәйле булуын да аңламый. Әмма чәчен кистергән очракта мең тапкыр үкенәчәген яхшы белә. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Безнең гаиләдә шулай кабул ителгән. Барлык хатын-кызларның да чәче озын. Әти кисәргә рөхсәт итми иде. Әни дә, сеңлем дә озын чәчле. Мин дә 9нчы сыйныфка кадәр озын чәч белән йөрдем.
15 яшьтә мин үземне зур кеше дип саный идем, әтине тыңламаска булдым, әмма курыктым. Минем чәчем бик озын иде, иңбашыннан калдырып кистердем дә өскә җыеп куйдым. Бер көн йөрим, ике көн йөрим, әти күрми. Аннары «вакланып» тормаска булдым, «карэ» итеп кистереп кайттым. Миңа кызык иде, «өйдә нишләтерләр микән мине»…
Әни мине беркайчан да ачуланмый иде, минем «каприз»ларымны кабул итә иде. Күрде дә «ярар» диде. Ә әти бик каты үпкәләде һәм минем белән 1 атна сөйләшмәде.
Аннары озын чәчемне үзем дә кызгандым, әмма моны эшләп карамыйча тынычланмый идем. Шуннан бирле минем кыска чәч булганы юк, төсен генә үзгәртәм», – дип язган ул.
Гөлназ Сәфәрованың сәхифәсен күзәтеп баручылар «озын чәч» өчен тавыш биргән. «Сезне кыска чәч белән күрәсе килә, үстерергә була бит», – дигән бер генә комментарий бар.