Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: «Аның иҗатына үлеп гашыйк мин»

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: «Аның иҗатына үлеп гашыйк мин»
Гөлназ Сәфәрованың шәхси аккаунтыннан

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова драматург, композитор, җырчы, Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким иҗатына мөкиббән икән.

Күпкырлы талант иясенең акыллы фикерләрен ул социаль челтәрдәге дусларына да тәкъдим иткән. Чынлап та, укып карагыз әле, бик мәгънәле, төпле һәм теләсә кайсы дәвер өчен актуаль җөмләләр.

«Төн... Яңгыр коя... Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романын укып ятам...

Аның иҗатына үлеп гашыйк мин. Әле күптән түгел генә концертын алып бардым: җырлады, ул язган пьесалардан өзекләр күрсәттек, аның шигырьләрен, афоризмнарын укыдым. Иң ошаганнары белән бүлешәм. Беренчесе миңа туры килә, хейтерларга җавабым, – дип көлгән Гөлназ:

Син матур дисәләр, димәк син матур.

Син ямьсез дисәләр, димәк син бик матур.

 

Затлы әйбер тутыкса да кыйммәт була.

Затлы кеше картайса да әйбәт була.

 

Ике мескен очрашса, һәрвакыт өченче мескенне мыскыл итеп сөйләшерләр.

 

Кайберәүләр шулкадәр күп сөйләп,

Бер сүз әйтә алмый китәләр.

 

«Каракның бүреге яна», – диләр. Дөрес түгел! Каракның бүреге – яңа!

 

Эгоистларның барысын да җыеп, берәр утрауга илтеп ташларга иде...

Бер нәрсә генә куркыта – ничек яшәрмен мин анда.

 

Музейдагы чүлмәк кисәкләре кайвакыт минем бәрәңге бакчасында да килеп чыга.

 

Бер кеше дә паспорт фотосындагы кебек ямьсез түгел.

 

Агымга каршы йөзсәң дә, елга юлы – шул ук кала.

Кайларга таба йөзсәң дә, ул гел үзенчә ага»

Гөлназның виртуаль дуслары аның белән дә, Зөлфәт Хәким белән дә килешкәннәр. «Искиткеч дөрес!», «Хак сүзләр... Көчле шәхес», «Затлы сүзләр, затлы Зөлфәт», «Шулай, Зөлфәт халкыбызның әлеге гасырында булган иң талантлы кешеләренең берсе. Рәхмәт, Гөлназ», – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100