Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова әле кичә генә җир тетрәгән Таиландка ялга киткән

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова әле кичә генә җир тетрәгән Таиландка ялга киткән

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова Таиландка ял итәргә киткән. Әле кичә генә көчле җир тетрәү булган урыннарда йөргән алып баручы өчен язылучылары борчылып беткән.

Аларга җавап итеп, Гөлназ Сәфәрова үзләре булган урында барысы да тыныч булуын яза.

Барлык кызыксынучылар өчен: җир тетрәү Бангкокта булды. Пхукетта барысы да тыныч, Аллаһка шөкер.

Биредә бик кызу, +30, +32 градус. Диңгез бераз дулкынлана, әмма минем өчен идеаль бу. Ә менә апрель ахырында инде дулкыннар нык булачак, чөнки биредә сезон ахырына якынлаша. Ләкин безнең Таиландта май аенда да булган бар, безгә бик ошаган иде.

Тотылып бетмәгән уразам гына тынгы бирми. «Теге» көннәр булу сәбәпле, ай ахырында уразаның 3 көнен калдырырга туры килде. Кайткач, иң беренче итеп, казага калган уразаны тотып бетерергә насыйп булсын, – ди ул.

Алып баручы Таиландка ашар өчен килүен дә яшерми.

Диңгез ризыкларын бик яратам. Монда барысы да бик тәмле. Синең алда ук пешереп бирәләр.

Мин гел куллар белән, батып бетеп ашыйм. Моннан 10 ел элек, беренче тапкыр килгәндә, мин бик җирәнгән идем. Кафеларда агуланудан курыктым. Әмма биредә 80 процент кафелар шундый. Чистарак җирне табасың да ашыйсың, кү...не кысып, юк-барын уйламыйча, кыланмыйча гына, – дип сөйли ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар: 1000
  • 30 март 2025
    Исемсез
    Студентларга лекцияләр укылып беткәч, әле имтиханнарга иртәрәк дип, куясы концертлар куелып беткәч, кыскасы эш беткәч уйнарга ярый дип, ялга киткән икән Гөлназыбыз. Акулалардан саклан, суга бассейнга гына кер, җир селкенә башласа, буш урынга таба чап. батискафка, һавага күтәрелә торган очкычларга якын да барма, башыңа берәр әйбер киеп йөр - кояш сукмасын. Күп ашама, эсседә су күбрәк эч. Артык акыл өйрәтеп ятам икән, гафу, боларны миннән башка да тукып җибәргәннәрдер инде. Сагынып көтеп торабыз. Кайту белән Интертат аша хәбәр бир.
  • 30 март 2025
    Исемсез
    Ужас! Инде кәннәрнең нинди икәнен дә язалар! Әдәпсезлек!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
В России тело школьницы нашли с кровью на шее
Горит рязанский автобус с участниками экскурсии: все детали
Соседов до жути боится Кудрявцеву из-за этого скандала.
news_right_column_3_240_400
Кадыров о клятве зуб за зуб за смерть его отца
news_bot_970_100