Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова үзенең беренче тапкыр сәхнәгә чыккан видеосын күрсәтте. Ул «Барс медиа» компаниясендә эшләгәндә җырчы Илдар Хәкимов концертын алып барган. Гөлназ, үзенең образын анализлап, үзенең инде ул чакта ул стильне тоемлау хисе бик шәп булган дигән фикер язып калдырган.
«Япь-яшь чаклар бар иде. Минем уйлавымча, менә дигән стиль.
Ул чакта барысы да чәчләрен бөдрәләтеп йөрде, чәчне өскә өяләр иде. Ә минем чәчем туры һәм җыелган.
Дизайнер теккән нинди матур күлмәк өстемдә. Мин аны әле дә истәлек итеп саклыйм. Туфлием дә кыйммәтле монда, әле дә хәтеремдә, тулы бер хезмәт хакыма сатып алган идем мин аны. Аларны да саклыйм.
«Син иң кыйммәтлесе булырга тиешсең: күлмәгең дә, туфлиең дә, образың да! Үзеңә акча кызганма! Ул кире кайтачак», – дип өйрәтте мине шеф һәм продюсер.
Мин моның өчен «Барс медиа» компаниясенә миллион тапкыр рәхмәтлемен. Алар миңа үсәргә тәҗрибә тупларга ярдәм итте һәм үз эшемдә көннән-көн үсү мөмкинлеге бирде», – дип яза Гөлназ.