Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Миньязовага ире Илнур Фәйзрахманов: «Рәхмәт синле елларга»

news_top_970_100
Гөлназ Миньязовага ире Илнур Фәйзрахманов: «Рәхмәт синле елларга»

«Болгар радисы» алып баручысы Гөлназ Миньязова телеграм каналында ире журналист Илнур Фәйзрахмановның үзенә багышлап язган беренче шигырен урнаштырган.
«Менә беренче шигыре шушы. Әле тагын бар. Алга таба таныштырырмын»,  — дип яза ул.

Рәхмәт Синле елларга

Мин китәргә теләмим синнән,
Күзәнәкләргә телсәң дә йөрәкне.
Син барлыкны тоеп яшимен,
Өметләнәм, кем белсен киләчәкне.

Үткәннәр белән янам һаман
Булып узса да мең төрле вакыйга.
Алдагын никтер күзалламыйм,
Шундый рәхәт яшәү СИНЛЕ тормышта.

Рәхәт синнән хәбәр алуы,
Булса да эчтәлеге төрле-төрле.
Бүгенге эшләрем түгел һич,
Хатирәләр бары бизи гомеремне.

Һәм бу шулай булып калыр да
Барсак та без төрле сукмактан алга.
Инде онытыштык дигәндә
Балалар очраштырыр шул, бер юлда.

Онытырга тырыштым кат-кат,
Йөрәгем ишеген ачтым башкага.
Сиңа булган хисем көчлерәк,
Рәхмәт синең белән узган елларга.

2004 ел, июнь

Бу фото да минем өчен бик кадерле, 3 атналык көмәнем бар. Яңа гына әни булачагымны белгәч төшкән фото.
8 ай 1 атнадан Сәет туды»,  — дип яза Гөлназ.

  • Илнур Фәйзрахманов белән Гөлназ Миньязова яңадан кавышкан

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100