Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Миньязова: «Шәхси тормыш һәм эш буенча мөһим карарлар кабул иттем»

news_top_970_100
Гөлназ Миньязова: «Шәхси тормыш һәм эш буенча мөһим карарлар кабул иттем»
Фото: социаль челтәрләр

Радиотапшырулар алып баручы Гөлназ Миньязова тормышында булган зур үзгәрешләр хакында сөйләде. Ул хәзер яңа вазифада – Гөлназны стоматология клиникасы директоры итеп билгеләгәннәр. Шул ук вакытта алып баручы шәхси тормышына кагылышлы яңалыклары булуына да басым ясый.

Үзгәрешләр кирәклеге турында күптән уйлап йөрдем. Кабул ителмәгән карарлар күпме вакытны ала. Ачыклыкны исә уйлар түгел, ә гамәлләр кертә, дип уйладым да, иң мөһим сораулар – шәхси тормыш һәм эш буенча мөһим карарлар кабул иттем.

Эш мәсьәләсенә килсәк, мин хәзер яңа вазифада. Котлый аласыз: Гөлназ Риазовна – стоматология клиникасы директоры. Әлеге клиника белән 2017 елдан бирле идарә иткән директор Рәис Хафизовка зур рәхмәтләрем. Ул алга таба табиб-имплантолог, ортопед буларак үсәчәк. Аның гаиләсе зур, күптән түгел дүртенче кызларын алып кайттылар. Аңа шәхси тормышында уңышлар телим, миңа ышаныч белдергәне өчен рәхмәт. Бу клиникага мин нәкъ ул чакырганга килгән идем.

Ә инде үземә килгәндә, миңа ничек куркыныч булганын күз алдына да китерә алмыйсыз. Кабул итүнең бөтен стадияләрен дә үтмәдем әле. 2 кило 800 граммга ябыктым. Мин начар итеп эшли белмим. Әгәр дә ике якка бәргәләнгәнемне аңласам, эшне түгел, ә үземне сайлаячакмын.

Кайвакыт моның кайдан башланганын уйлыйм. Мин балачактан шундый бит. Мин белен пешереп, сериаллар карап өйдә утыра алмыйм. Һәрвакыт нәрсә дә булса дәлиллисем, зуррак әйберләр эшлисе, үз артымнан башкаларны да ияртәсе, нәтиҗәләргә ирешәсе килә.

Шушы юлым, өйрәнүләрем, үсешем өчен үземә һәм һәрвакыт янәшәмдә булган кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Бу вазифамда бик тырышып эшләячәкмен. Белемем, тәҗрибәм, мөмкинлекләрем һәм барлык кирәкле сыйфатларым бар. Клиниканың чәчәк атуын, табибларыбыз уңайлы шартларда эшләп, пациентларга ярдәм итүләрен телим, – дип яза Гөлназ Миньязова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100