Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Миньязова: «Минем туганнарга, якыннарга бер дә җиңел түгел...»

news_top_970_100
Гөлназ Миньязова: «Минем туганнарга, якыннарга бер дә җиңел түгел...»
https://vk.com/neniyaz80

Радиотапшырулар алып баручы Гөлназ Миньязова чынга ашмый калган хыялы турында «ВКонтакте» сәхифәсендә язган. Бактың исә, Гөлназдан менә дигән табиб чыгарга мөмкин булган икән. Ләкин язмыш аны башка тармакка алып кереп киткән. Менә хәзер Гөлназ һәм аның ире – журналист Илнур Фәйзрахмановның уллары Сәет киләчәктә ак халатлы һөнәр иясе булырга җыена икән.

«Мин гомер буе кеше өйрәтәм. Тегене ашама – чирлисең, ашказаныңны бетерәсең, моны эчмә – бәйлелек була. Дөрес утыр, дөрес йокла, җәяү йөр, күбрәк ит, яшелчә аша, эмоцияләреңне кичерергә өйрән һ.б.

Минем туганнарга, якыннарга бер дә җиңел тугел. Кайсы тыңлый, кайсы тыңламый (әллә аңламый), аннары бер ике-өч ел узгач, үзе шуны сөйләп йөри башлый: шулай ашарга, шулай йокларга, витаминнар эчәргә кирәк икән, дип...

Әни миңа әллә ничә тапкыр: «Кызым, сиңа табиб буласы калган», – диде. Шулкадәр яратам шул һөнәрне, чын табибларны, үз эшләрен яратып башкаручыларны. Белеме буенча гына түгел, бөтен барлыгы, булмышы белән табиб кешеләрне хөрмәт итәм.

Минем шушы теләк балаларныкы белән тәңгәл килсә, алар шушы юлга басса, кешеләргә ярдәм итсә, мин шөкер итәр идем.

Нишләптер шулай дип язасы килде...

Сәет 11нчегә китте безнең. Әллә без әйткәнгә, әллә үзе теләп, медицинаны сайламакчы. Яхшы үрнәк тә бар: апамның ике улы да медицинаны сайлап, берсе инде уңышлы гына эшләп килә, икенчесе әлегә укый. Нишләп бетербез...

Сезнең балалар һөнәрне тиз сайладымы ул?

P.S Җиде ел элек төшкән фото. Ак халат килешәме? Чәчләрнең озын, акылның бераз кыска чагы», – дип елмайган Гөлназ.

Виртуаль дуслары аңа бертавыштан: «Бик килешә!» – дигәннәр. 

https://vk.com/neniyaz80

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100