Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Миньязова: «Елый-елый язам...»

news_top_970_100
Гөлназ Миньязова: «Елый-елый язам...»
Владимир Васильев

Алып баручы Гөлназ Миньязова ВКонтакте сәхифәсендә тормыш иптәше Илнур Фәйзрахмановны бик җылы итеп туган көне белән котлаган. Иренең фотосын урнаштырып:

«И-и хәтерлим, бу ал күлмәкне дә, туй костюмының бу ак пиджагын да. Ничә тапшыру шушы пиджакны киеп төшерелгәндер, ничә концерт алып барылгандыр. Яшь чак дисәң, шушы фото күз алдына килә дә баса. Шулай итеп кенә беләм сине. 42 яшь тулган бүген дип, маңгайда, күз кырыйларыңда инде җыерчыклар бар, дип түгел…

19 ел бергә. Шуның 4 елы аерым үтелсә дә, бер-беребезне аңлар, сынар өчен бирелгән вакыт булган ул. Җиткән улыбыз, үсеп килүче кызыбыз бар, без бар. Балаларың – синең дәвамың. Аларның әниләре итеп мине сайлавың өчен, бөтен яхшылыкларың, авырлыкларың өчен дә рәхмәт сиңа!

Елый-елый язам… Сине, мине белмәгәннәргә сәер бит. Я талашып бетәләр, я кушылып куялар. Нәрсә инде бу, диярләр..

Мин сиңа сәламәтлек телим, үзең турында да уйлый башлавыңны телим.

Яратуыңны беләм, сизәм.

Киләчәктә гел бергә булыйк, яныңнан яратып мин барырмын», – дип матур котлавын юллаган Гөлназ иренә. 

Гөлназның сәхифәсен укып баручылар да изге теләкләргә кушылган.

«Котлыйбыз Илнурны! Колакта әле һаман тора аның йомшак тавышы! Тигезлектә, балалар куанычында хәерле гомерләр сезгә»;

«Ихлас яраткан кеше генә шулай яза ала»;

«Бик мәгънәле сүзләр язгансың. Шундый көчле булып калуың белән үрнәк син безгә», – дип комментарийлар калдырганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100