Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Миньязова балачак дусты турында: «Аның өчен җаным әрни...»

news_top_970_100
Гөлназ Миньязова балачак дусты турында: «Аның өчен җаным әрни...»

Радиотапшырулар алып баручы Гөлназ Миньязова балачакта бергә уйнап үскән дустының җинаять юлына басуын ишеткән. Үксеп беткән журналист хис-кичерешләре һәм мондый явызлыкларның тамыры гаиләдә булуы турында виртуаль дусларына да сөйли.

«Әле генә әни белән сөйләштем. «Ишеттеңме, кызым, балачак дустың Рамилне тотканнар. Ул кемгәдер пычак белән кадаган», - ди әни. Бу хакта сез бүген үзегез дә ишетерсез. Кибеттә бер хатын-кызга пычак кадаган ир-ат турында сүз бара.

Мин ул Рамилне беләм. Аны кызгануым, акларга тырышуым түгел. Шушы мисал фонында игътибарны безнең җәмгыятьтәге бик актуаль проблемага юнәлтәсем килә.

Мин аны балачакта яхшы белә идем. Бергә уйнап үстек, болытларга сокландык… Аның белән бәйле бик күп истәлекләрем бар.

Мин Рамилнең нинди мохиттә тәрбияләнүен дә беләм… Ул әти-әнисе эчеп, бер-берсен кыйнап яшәгән гаиләдә үсте. Рамил белән сеңлесе әнә шундый гаиләдә, шундый мохиттә яшәделәр.

Әгәр син гомерең буе эчкечеләр гаиләсендә яшисең икән, берничек тә тәрбияле, әйбәт кеше булып үсеп җитә алмыйсың. Аны урлаган, сугышкан өчен инде берничә тапкыр утырып чыккан дип беләм.

Мондый гаиләдә тәрбияләнгән балалар агрессив, каты күңелле булып үсә. Чөнки алар җылылык, наз, мәхәббәтне, гадәти тормышны күрми. Аларга әнә шундый әти-әниләре йогынты ясый.

Бу минем өчен ачыш түгел. Әлеге проблема бүген турыдан-туры үземә килеп кагылганга миңа бик авыр булды. Җаным әрни.  Моның белән нәрсәдер эшләргә вакыт килеп җитте, миңа калса. Закон кысаларынада берни үзгәрми. Андый гаиләләрдә үсүче балаларның ашарларына берни булмаса, социаль яклау органнарыннан киләләр дә, балалар йортларына алып китәләр. Бу хәлләрдән соң ата-ана тагын да ныграк эчә башлый.

Кешеләр болай гына, кызык эзләп эчми. Димәк, әлеге өлкәннәр проблемаларын үзләре генә хәл итә алмыйлар, аларга ярдәм кирәк дигән сүз. Ә без андый гаиләләргә фу-у дип чирканып карарга ияләнгән. Безгә аларны ачуланырга, балаларын тартып алырга гына булсын. Чынлыкта мондый әти-әтиләргә олыгаерга ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Рамилне төрмәгә утыртачаклар, ә иртәгә үк нәкъ шундый хәл шәһәрнең башка очында кабатланачак. Чөнки эш кешеләрнең башларында.

Ул кечкенә чагында бик матур иде. Хәзер үзгәргән. Кешеләр үзләренең бәгырьләрен югалталар. Балалар кечкенә вакытларында барысы да чиста күңелле, гөнаһсыз була. Безнең күңелләрдә әти-әниләребез, җәмгыятебез салган орлык.

Таш гасырда яшәмибез бит, нигә әле мондый гаиләләргә ярдәм итмәскә? Балаларны түгел, олыларны опекага алырга кирәк. Бу проблема хәл ителмәсә, Рамил белән булган вакыйгалар көн саен кабатланачак», – дигән Гөлназ. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 июнь 2022
    Исемсез
    Хэерле Коннэр.Нэтижэ ясау Белэн беркайчанда ашыгырга ярамый.Безнен Бик куп шэхеслэребез бар э араларында эти энисез усеп балалар йортларыннан чыкканнары да куп.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100