Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның «7 гомер» җырына төшерелгән клибы чыкты. Көзге моңсу клип килеп чыккан. Видеода күренгәнчә, Шәрипҗановлар көзгә кереп баручы табигатькә мотоцикл белән чыккан. Җырчылар транспортның икесе ике ягында «җитмәс кебек 7 гомер, яратырга сине жирдә» дип моңлана.
Җырның сүзләрен Эльвира Әхмәтова, ә көен Илдус Дәүләнов язган.
«Һәрвакыттагыча, кабатламас», «Супер» дигән комментарийлар һәм күпсанлы «ут» билгеләре белән канатландырган җырчыларны тамашачылары.