Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар концертында көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыккан

news_top_970_100
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар концертында көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыккан
Рамил Гали

Иҗади гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның тәүге концертларында көтелмәгән күңелсез вакыйга килеп чыккан: сәхнәдә җырлап яткан чакта, Гөлназның кинәт хәле начарланган.

Бу ситуация Арча концертында булган. Гөлназ тамашачыны да, төркемендәгеләрне дә куркуга салган. Сәхнәгә тиз генә урындык алып чыгып, җырчыны утыртканнар, су биргәннәр. Ләкин алай гына да җырчы рәтләнеп китмәгән. Аны урамга ук алып чыгып киткәннәр. Әлеге хәлдән соң, кайберәүләр Гөлназны йөкле дип уйлаган.

Бүген җырчы тамашачылары алдында гафу үтенгән, аларга рәхмәтләрен җиткергән.

– Кичәге хәлгә әз генә ачыклык кертәсем килә. Бар да яхшы, рәхмәт, борчылуыгыз өчен. Барысы да бергә җыелгандыр инде: әйтик, ашамаганлыктан, күлмәкләр тыгыз булу сәбәпле һәм сәхнәдә нык эссе иде, һава җитмәде. Күзләрем томаланып, аякларым тотмый башлады, күз аллары караңгыланды, баш әйләнде. Шулхәтле начар булды. Утырып та тордым, су да эчтем. Барыбер хәл кермәде. Аннары биючеләр бугай, мине урамга алып чыктылар, шуннан соң, саф һавада рәтләндем. Бөтен көчебезне җыеп, концертыбызны ахырына кадәр тәмамладык. Тамашачы, зур рәхмәт,  «за поддержку»! Бар да яхшы булыр Алла боерса. Барыбыз да исән-сау булыйк, – дип сөйләгән Гөлназ социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Шулай да тест ясатмадым әле», – дип өстәп язып та куйган җырчы.

Фотолар: Гөлназ Шәрипҗанованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100