Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларда премьера – «Сайлап меңнәр арасыннан» дигән яңа җыр барлык музыкаль мәйданчыкларда чыкты.
Яңа җырның авторлары – Эльвира Әхмәтова һәм Илназар.
Иҗади гаилә яңа җырны Гөлназның 33 яшьлегенә тәкъдим итте.
«Туган көн килә дә китә ул, ә мондый җыр гомергә бер генә була», – дип язган җырчы.
Тамашачылар «Сайлап меңнәр арасыннан» җырын яратып та өлгергән.