news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә кайгы

news_top
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә кайгы
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә зур югалту. Гөлназның бабасы вафат.

«Китте бабай… 80 яшь иде», – дип язды сторисларына җырчы әлеге авыр хәбәрне. Гөлназ якын кешесенең видеосы белән дә уртаклаша. Табын артында бабасы тормыш иптәше белән төшкән зур фотоларын карап утыра. Фото янына «Бәхет ул синдә» дип язылган.

Гөлназ Шәрипҗанова соңгы вакытларда бабасы белән хастаханә юлларын еш таптады. Бабасына катлаулы операция дә кичерергә туры килде.

Шәрипҗановларның тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 июль 2025
    Исемсез
    Гөлназ бабайсын онкодиспансерда бик кадерләп йөрткән чакта очрадылар. "бабай утырып тор, бабай хәзер барып киләм",-дип кенә торды
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар