Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар: «Балаларыбыз татар җанлы булып үссен иде»
ТНВ телеканалында узучы марафонда Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсе дә катнашты. Алар үзләре белән Асылбикә, Минтимер һәм Рәйханны да алып килгән иде.
«Безнең гаиләдәге традицияләргә килгәндә, һәрвакыт туганнар белән очрашу, бәйрәмнәрдә бүләкләр бирешү гадәте бар иде. Үз гаиләбездә дә шушы традицияләрне сакларга тырышабыз. Балаларыбыз да дус-тату, татар җанлы булып үссен иде дип телибез», – диде Гөлназ.
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар инде сайлауда тавыш биргәннәр. «Без сайлаган депутатларга халык өчен җиң сызганып эшләргә, сайлау алдыннан биргән вәгъдәләрен үтәргә язсын. Йокларга ятканда: «Мин бүген халык, илебез, дәүләтебез, республикабыз өчен нәрсә эшләдем?» – дип үз-үзләренә хисап биреп, намус белән эшләргә язсын», – дип белдерде Илсур.
- ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек теле-радиомарафон бара.