Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиеваның вакытсыз гүр иясе булуы турындагы авыр хәбәр тетрәндерде. Җырчы соңгы вакытта каты авырган. Социаль челтәрләрдә сәхнәдәш дуслары Резеда Шәрәфиева турында истәлекләре белән уртаклашалар, әлеге кайгылы хәбәргә ышанырга теләмәүләре хакында язалар.
Казан филармониясе солисты, җырчы Гөлназ Гафурова Резеда Шәрәфиева белән әле шушы көннәрдә генә язышкан булган.
«Әле чәршәмбе генә аралашкан идек… Пәнҗешәмбе инде җавап кайтармады… Я, Аллам. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун», – дип яза җырчы социаль челтәрләрдә.

Фото: © Гөлназ Гафурова сәхифәсеннән
Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева телеграм-каналына Резеда Шәрәфиева белән төшкән соңгы фотосын урнаштырган.
«Бу – безнең Резидә белән бергә төшкән соңгы фотобыз. 6 декабрь, 2024 ел. Җюрида бергә эшләдек, әй, сөйләшеп туя алмадык… Һаман да күңел ышанмый. Оҗмахларда күрешергә насыйп булсын», – ди ул.

Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм-каналыннан
Татарстанның атказанган артисты Нурзадә дә Резеда Шәрәфиева белән шушы көннәрдә генә элемтәгә кергән булган.
«Коточкыч хәбәр… Резидәбез китеп барды арабыздан. Әле 2 атна элек кенә язышып алган идек. «Алга таба инде, Аллаһка шөкер», – дигән идең бит… Шундый авыр хәбәр. Ышанып та булмый, ышанасы да килми. Урының оҗмах түрләрендә булсын инде. Синең кебек яхшы, итәгатьле, зәвыклы, акыллы, тәртипле, кешелекле кеше бу дөньяда болай да сирәк иде бит инде. Әле күпме планнар бар иде, яшисе дә яшисе иде. Тыныч йокла, бәхил бул, дустыбыз», – дип яза Нурзадә үзенең сәхифәсендә.

Фото: © Нурзадә сәхифәсеннән
Җырчы Ләйсән Гыймаева Резеда Шәрәфиева Казанга килгәч төшерелгән видео белән уртаклаша. Аның сүзләренчә, Резеда Шәрәфиеваның авырганын беркем белмәгән.
«Юк, ул түгелдер. Дөрес хәбәр түгелдер… Май кояшы кебек балкып торган Резеда апа бит ул…

Фото: © Ләйсән Гыймаева сәхифәсеннән
Нәкъ 1 ел элек Казанга килгәч төшерелгән видео. Авырганын беркемгә әйтмәде.
Кайтып барам, ватсапка төрле төркемнәрдән хәбәр килә. Дөрес түгелдер, дим. «Болгар» радиосын куштым. Соңгы җыры дип, шушы җырын куйдылар. Сагынырбыз, онытмабыз. Резеда апау. Бергәләп дога кылыйк, урыны оҗмах түрләрендә булсын», – ди Ләйсән.
Популяр алып баручы Әлфия Хәбибуллина үзенең аккаунтына:
«Ник Аллаһы Тәгалә яхшы кешеләрне шулай иртә ала икән? Эх, Резидә, тагы бергәләп гастрольләргә чыгарга иде дә бит, юк… Инде мәңге юк… Көрәштең, пиар ясамыйча гына көрәштең. Язмыштан узмыш юк шул. Урының җәннәт түрләрендә булсын», – дип пост куйды.

Фото: © Әлфия Хәбибуллина сәхифәсеннән
Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан сәхифәсенә дустына багышлап язылган шигырен урнаштырды:
«Резидә... Резидәкәй… Урыннарың җәннәт түрендә булсын… Ышанасы да килми…
Кеше килә җиргә, кеше китә!
Кеше килә җиргә, кеше китә –
Кала бары аның эзләре,
Кеше килә җиргә,
Кеше китә –
Кала әйтелмәгән сүзләре.
Кеше килә җиргә,
Кеше китә –
Җырланмаган кала җырлары.
Кеше килә җиргә, кеше китә –
Кала үтелмәгән юллары.
Кеше килә җиргә, кеше китә –
Үзе белән бар серләрен алып.
Кеше килә җиргә,
Кеше китә –
Якыннарын сагышларга салып.
Кеше килә җиргә,
Кеше китә –
«Хуш!» – дияргә хәтта онытып.
Кеше килә җиргә,
Кеше китә –
Калган кеше кала ут йотып. (Г.Шаһбан )
Лилия Муллагалиева да үзәккә үтәрлек сүзләр яза, Резеда Шәрәфиеваның әнисенә һәм якыннарына сабырлык тели.
«Йөрәк әрни, күңел елый. Резидәкәй, нишләп шулай соң, ә? Ышанасы килми синең юклыкка... Син һәрвакыт янәшәдә булырсың, синең үзеңә генә хас тавышың мәңге колакта яңгырар. Хуш, дускай… Соңгы сулышыңа кадәр яшәячәгеңә ышанып килдең, бирешмәдең. Тыныч кына киттең дә бардың. Әниеңә Аллаһ сабырлык бирсен! Тыныч йокла, дускаем, син безнең күңелдә, йөрәктә. Мәңгелеккә», – дип яза ул.
Шагыйрә Гөлинә Шәйхи сәхифәсенә Резеда Шәрәфиева соравы буенча махсус язылып, соңгы тапкыр аның тарафыннан үзенең концертында яңгыраган шигырьне куйды. «Ник шултиклем үзең хакында яздым соң мин аны…» – ди Гөлинә.
«Әле 1 атна элек кенә: «Гөлинә, дуслар турында җыр яз әле. Тереләм дә үзем җырлыйм мин аны. Чын дуслар турында булсын ул», – дигән иде», – дип тә яза шагыйрә.

Фото: © Гөлинә Шәйхи сәхифәсеннән
«Син һаман шул. Үзгәрмисең!» – дисез…
Үзгәрергә һичбер теләк юк.
Үзгәртергә хәтта кулым бармый,
Барыр юлым булса да ялкын-ут.
Үз сукмагым һәрчак үзем ярдым,
Җиңел түгел минем үткәнем.
Үткәннәрсез белә алмас идем
Алда күпме бәхет көткәнен.
Елар чаклар булды... җырладым мин,
Моңым белән күмдем яшемне.
Гайбәт сүзләрдән дә көлдем генә…
Тик ул көлү күпне яшерде.
Күпме серләр җанда сакланыла,
Мин берсен дә җилгә чәчмәдем.
Гайбәт, ялганны да урап уздым,
Беркемгә дә берни дәшмәдем.
Бүген менә сезнең каршыгызда,
Кулларымда – гомер биштәрем.
Шул гомерем җырлап үтеп бара,
Җырсыз калсам беркөн – нишләрмен?!
Күпләрегез, бәлки, янда калыр…
Туганнарым калыр, дусларым.
Сез көләрсез, тик мин ул дуслыкны
Мең мәшакать белән сынадым.
Артист булу җиңел кебек сезгә,
Авырлыгын бары ул белә.
Шул сәхнәгә чыгып басар өчен,
Мең кат үлеп, мең кат терелә.
Язмышларны беркем сайлап алмый,
Барыбыз бер юлдан үтәсе.
Елап туабыз да, җырлап яшәп,
Гомернең йомгагын сүтәсе…
«Син һаман шул. Үзгәрмисең!» – дисез…
Резеда Шәрәфиеваны иң якты, иң матур сүзләр белән Илсөя Бәдретдинова, Шәкүр, Зәринә Хәсәншина, Зөлфирә Шәйдуллина һәм башка җырчылар да искә ала.

Фото: © Илсөя Бәдретдинова сәхифәсеннән

Фото: © Шәкүр сәхифәсеннән

Фото: © Зәринә Хәсәншина сәхифәсеннән

Фото: © Зөлфирә Шәйдуллина сәхифәсеннән