Америкада яшәүче җырчы Гөлназ Батталова балалары Эмма һәм Николасны алып Татарстанга кунакка кайткан. Нәкъ алар кайткан вакытта аның туган якларында апрельдә кар яуган. Җырчы кызы Эмманың үз гомерендә беренче тапкыр кар күргән мизгелне видеога төшергән.
Сабый буранлап яуган карны күреп әнисеннән: «Бу нәрсә?» – дип сорый. «Мату-у-ур», - ди. Үзе өчен бик тә ят булган әйберне, урамга чыгып, тотып та карый.
«Апрель аенда кар – махсус Эмма өчен!», «Без бит бу карны бөтенләй көтмәгән идек. Эмма бәхетеннән яугандыр», «И, сабый, күзләрендә күпме шатлык», «Эмманың реакция лайкларга лаек», – дип сокланганнар сабыйга Гөлназның язылучылары да.