news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Батталова улының исемен әйтте

news_top
Гөлназ Батталова улының исемен әйтте
Фото: Гөлназ Батталова сәхифәсеннән

Инде берничә ел Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталова яңа туган улының исемен атады.

Җырчының 22 июльдә икенча тапкыр әни булуы турында хәбәр иткән идек. Артист Лос-Анджелеста малай тапты. Сабыйга 1 ай тулу уңаеннан, Гөлназ язылучыларына улының исемен әйтергә булган.

«Улым, без сине чиксез яратабыз! Таныш булыгыз, безнең нәни принц – Николас Александр», – дип язды артистка социаль челтәрләрдә.

Гөлназ Батталова – татар җырчысы, актриса, «Первый» каналдагы «Голос» һәм «ТНТ» телеканалындагы «Золото Геленджика» шоуларында катнашып та танылды. Соңгысында җырчы 1 килограмм алтын откан иде.

Берничә ел элек җырчы Америкага күченеп китеп, америкалы Алекс Наберга кияүгә чыкты. Пар, шулай ук, яшь ярымлык кызлары Эмманы тәрбияли.

«Кызлы һәм уллы булу – минем иң зур хыялым иде. Рәхмәт, Ходаем», – дип тә яза Гөлназ үзенең сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар