news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Батталова: «Тиздән аларның икәү булачагына ышана алмыйм»

news_top
Гөлназ Батталова: «Тиздән аларның икәү булачагына ышана алмыйм»
Фото: Гөлназ Батталованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Чаллы кызы, элек «Ямьле» төркемендә эшләгән Гөлназ Батталова күңеле нечкәрүе турында яза.

«Мин үземнең кызыма сокланып, аны яратып туя алмыйм. Һәм тиздән аларның икәү булачакларына да ышана алмыйм.

Никадәр генә авыр булса да, ана булу һәм минем гаиләм – ул минем өчен иң кадерлесе. Яратам!» – дип яза икенче тапкыр әни булырга җыенучы җырчы.

Бүгенге көндә ул Америкада яшәп иҗат итә. Шәхси тормышы турында социаль челтәрләрдә еш сөйли. Ул ире Алекс белән Америкага баргач танышкан. Яшьләр 2022 елда мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. 2023 елда Лос-Анджелесның бер банкетлар залында зурлап туй мәҗлесе үткәрде. Җәй көне Чаллыга кайтып та никахлашуларын бәйрәм итте һәм гендер-пати уздырды.

Шул ук елның октябрендә яшь гаиләнең кызлары туды, аңа Эмма дип исем куштылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар