
Америкада яшәп иҗат итүче җырчы Гөлназ Батталова икенчегә әни булган. Шатлыклы хәбәрне ул социаль челтәрләрдә җиткерде.
«Без бүген 2 тапкыр бәхетлерәк гаиләгә әверелдек. Безнең улыбыз туды. Бу дөньяга рәхим ит, улым», – дип яза җырчы.
Элек «Ямьле» төркемендә эшләгән Гөлназ ире Алекс белән Америкага баргач танышкан. Яшьләр 2022 елда мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. 2023 елда Лос-Анджелесның бер банкетлар залында, зурлап, туй мәҗлесе үткәрде.
Шул ук елның октябрендә яшь гаиләнең кызлары туды, аңа Эмма дип исем куштылар. Җырчының гаиләсе бүген тагын да тулыланган – Гөлназ белән Алекс хәзер 2 бала әти-әнисе.
Җырчыны чын күңелдән котлыйбыз! Бәбигә дә, әнигә дә сәламәтлек телибез!

Фото: © Гөлназ Батталова сәхифәсеннән