Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлназ Батталова «Первый канал» сәхнәсендә егылган

news_top_970_100
Җырчы Гөлназ Батталова «Первый канал» сәхнәсендә егылган
социаль челтәрләр

Бүгенге көндә Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталованың «Первый канал» сәхнәсеннән төшкәндә егылып, аягын авырттырганы булган. Бу хакта ул үзенең сәхифәсен карап баручы дусларына сторисларында сөйли. Җырчы тормышында булган кызыклы хәлләрне видеога яздырып, үзенең истәлек китабына туплап бара икән. Гөлназ бу видеодәфтәрне, үскәч, кызына күрсәтмәкче.

Әлеге хәл җырчы үзен «Голос» проектында сынап карарга килгәч була.

«Бу «Голос» тапшыруының икенче сезоны иде. «Как прекрасен этот мир» җырын үз манерамда башкарам. Жюри миңа: «Сез нәрсә эшләдегез?», «Нигә шундый җырны боздыгыз?» – дияргә тотына... Мин сәхнәдән төшә башлыйм, туфлиемның үкчәсе артка китә, һәм мин, дөбердәп, идәнгә егылам...

Кадрларда минем егылганны күрсәтмиләр. Дмитрий Нагиев белән күрше бүлмәдә утыручы әнием куркып торып баса. «Ул аңын югалттымы әллә?» – дип борчыла. Ә бу мизгелләрдә минем яныма, йөгереп, Дима Билан һәм Леонид Агутин килеп җитә. Алар мине торгыза башлыйлар: «Гөлназ, сезнең белән барысы да яхшымы?» – диләр. Мин бу минутта аларны якыннан күрәм һәм бернинди авырту да тоймыйм. Менә ул минем популярлык мизгелем, дип уйлыйм!

Ә икенче көнне аяк тубыгым шешеп чыга», – дип сөйләгән Гөлназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100