Җырчы Гөлназ Асаеваның кызы Динә авырып киткән. Җырчы бу хакта үзенең блогында хәбәр итә. Яшь әнигә барлык планнарын күчерергә һәм йокысыз төн уздырырга туры килгән.
«Югары температура, ютәл… Соңгы вакытта киң таралган вирус түгелдер дип өметләнәм», – дип сөйләгән ул. Шулай ук Гөлназ бүген бала белән табибка барачакларын да хәбәр иткән.
Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдиновларның кызларына 2 яшь. Динә – аларның беренче балалары.