Гөлназ Асаеваның ире Вильдан Шәмсетдиновның әтисенә операция булган. Бу хакта Вилли социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. Ул МКДЦга әтисенең хәлен белергә барган һәм персоналның кешелекле булуына, «нәрсәнедер кабатлап та сорарга мөмкин икән, ачуланмыйлар» дип шаккаткан.
«Барысы да яхшы. Операция ярыйсы узды. Тернәкләнәсе бар. Әле торырга ярамый, ятарга гына, диделәр. Әти, уянуга, хастаханәдә бирә торган җилән-җимешне алырга китте, оныгына биреп җибәрәсе килә», – дип язган җырчы.