Вилли тәхәллүсе белән җырлаучы Вильдан Шәмсетдинов чираттагы яңа җырын тәкъдим итте. Яңа җырның исеме дә серле, ул «Тын» дип атала.
Җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова язган, ә көен Гүзәлия иҗат иткән.
Вилли башкаруындагы яңа җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда табарга була.