Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаеваның әтисе: «Кызганыч, оныгым татарча сөйләшми»

news_top_970_100
Гөлназ Асаеваның әтисе: «Кызганыч, оныгым татарча сөйләшми»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел «Пирамида» концертлар залында бишенче тапкыр уздырылган «Яңа татар җыры» фестиваленең сәхнә артында, Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев татар теленең бүгенге көндәге халәте турында үз фикерләрен әйтте. Рөстәм – танылган җырчы Гөлназ Асаеваның әтисе дә әле.

Рөстәм абый, сезнеңчә, бүгенге көндә безнең татар телебез нинди хәлдә?

Туган телебез бар инде ул, әлхәмдүлилләһ. Әмма барыбер балаларга карап, татар теле бетеп бара, дип әйтергә була. Шул телефоннар, мультфильмнар, уеннар аша безнең татар балалары русчага күчә инде. Моны үземнән чыгып әйтәм, балаларым белән күрдем мондый хәлне. Аларга бит татарча эндәшсәң дә, рус телендә җавап кайтаралар.

Татар телен үстерү өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?

Телефоннарны бетерергә кирәк, әмма бу – балалар өчен бик зур трагедия булачак.

Сезнең оныгыгыз Динә татарча сөйләшәме соң?

Кызганычка, сөйләшми. Әнисе белән машинада барабыз, ул артта телефонын карап бара. Гөлназ кызым белән татарча сөйләшеп барганда, безгә: «А что вы на татарском разговариваете?» – ди. Менә шундый көнгә калдык инде.

Татарча сөйләшергә өйрәтеп караганыгыз юкмы?

Тырышабыз инде. Бәлки, үсә төшкәч өйрәнер, дип өметләнәбез инде. Тик мохит шундыйга әйләнде бит. Авылга кайткач та, адәм балалары русча сөйләшә хәзер. Үземнең татарча сөйләшкән улым да, авылга кайтып килсә, русча сөйләшә торганга әйләнеп килә.

Фото: © Гөлназ Асаеваның социаль челтәр сәхифәсеннән алынды

«Тере тавыш белән рәхәтләнеп җырларга кирәк»

Сезнеңчә, татар эстрадасына нинди җырлар җитми?

Эмоциональ җырлар җитми.

Фонограммага җырлауга ничек карыйсыз?

Фонограмма кирәк әйбер түгел ул. Тере тавыш белән рәхәтләнеп җырларга кирәк. Тере тавыш белән җырлаганда, халык белән аралашып, энергия алмашу – иң яхшысы. Моннан зур ләззәт аласың.

Ә халыкның мәхәббәтен ничек яулап алырга?

Моның өчен ихласлык, үз эшеңне, халкыңны ярату кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100