Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаеваларның кечкенә кызлары Динә белән күңелсез хәл булган

news_top_970_100
Гөлназ Асаеваларның кечкенә кызлары Динә белән күңелсез хәл булган

Гөлназ Асаева һәм Вильдан Шәмсетдиновларның нәни кызлары Динә белән күңелсез хәл килеп чыккан: сабый кайнар чәйгә пешкән.

Бу турыда Гөлназ виртуаль дусларына борчылып сөйләгән:

– Ой, бүген мин нык стресс кичердем. Сөйлим хәзер. Динә өстенә кайнар чәй түкте. Бу хәл болайрак булды. Мин юынырга кереп киткән идем. Әкрен генә юынам, җыр тыңлыйм һәм кинәт тавыш – «бабах»! Вильдан кычкырып җибәрде, аннары Динә. Нәрсә булды соң инде, дим. Чыкса-а-ам... Аны күрергә кирәк иде. Динә аякларына, эченә чәй түккән... Хәзер барысы да әйбәт кебек инде. Кирәкле мазьларны сөрттек. Бик курыктым. Башым авырта башлады, әле хәзер дә авырта. Үзегез күрәсез инде мин нинди хәлдә икәнне. Динәне хәзер йоклаттым, – дип сөйләгән җырчы.

Баланы карамаганы өчен, әти кешегә каты гына эләккән. «Вильдан гомергә телефоннан эшли, менә нәтиҗәсе. Сүктем үзен эт урынына», – дигән Гөлназ.

Соңрак, бала йокысыннан уянгач, ул кызы белән дә сторис төшергән. Динә – бик сөйкемле сабый, күзләр тимәсен. Үз яшенә күрә һөнәрләре дә байтак. Аның өчен борчылучылар шактый булган. Әлеге сториста Динә белән бар да тәртиптә икәнен күреп, бәлки, тынычланганнардыр.

«Кызы-ы-ым, ничек хәлләр синең? И-и-и түзем инде ул үзе. Нык түзем», – дип сөйләнгән Гөлназ соңгы сторисында.

Видеолар: Гөлназ Асаеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100