Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаевага телевизион тапшыруда урынсыз сорау биргәннәр

news_top_970_100
Гөлназ Асаевага телевизион тапшыруда урынсыз сорау биргәннәр

Җырчы Гөлназ Асаевага «Туган тел» телеканалының «Сер итеп кенә» тапшыруында гаиләсе турында бераз урынсыз сорау биргәннәр.

«Чын дөресен әйт әле, кайсы әтиеңне ныграк яратасың?» – дигән аңа алып баручы.

Андый сорау булырга мөмкин түгел, – дип каршы төшкән Гөлназ Асаева. – Аларның берсе мине якты дөньяга китерде, шуның өчен мин аңа зур рәхмәтлемен. Икенчесе мине үз кызыдай якын итеп карап үстерде. Мин аларны берничек тә аера алмыйм. Алар икесе дә минем өчен кадерле, – дигән ул.

Әтиләреннән алган сыйфатлары турында Гөлназ: «Рөстәм әти турысын бәреп әйтә торган кеше түгел. Әкренләп, җайлап кына аңлата, конфликтларга керми. Ләкин бик гадел. Аннан шул сыйфатны алганмындыр. Һәм тышкы кыяфәтем белән дә мин – әтинең копиясе.

Фәдис абый – чын ир кеше. Ул турысын әйтә, боргаланып тормый. Мин дә шул ягым белән аңа охшаганмын», – дип сөйләгән Гөлназ.

Гөлназ Асаева бөтен җирдә дә ике әтисен дә тигез күрүе, икесен дә хөрмәт итүе хакында әйтә. Алай гына түгел, аңа гомер биргән Рөстәм Асаев белән тәрбияләп үстергән Фәдис Ганиевлар үзара да бик яхшы мөнәсәбәтләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100