Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия «Вконтакте» социаль челтәрендәге битендә Гөлназ Асаеваның «Таңнар» җырын тәкъдим иткән.
«Таңнар» җырының сүзләрен Эльвира Әхмәтова, ә көен Гүзәлия үзе иҗат иткән.
«Җыры нык матур, сүзләре йөрәккә тия. Үзегез җырлагыз әле бу җырны», дип комментарий калдырган композиторга атап виртуаль дусты.
Җырны тыңлаучылар «шәп» дип кабул иткән.