Гөлназ Асаевадан сорашалар: «Элек очрашып йөргән егетләрең белән аралашасыңмы?»
Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларның сорауларына җавап биргән.
Элек очрашып йөргән егетләрең белән аралашасыңмы?
Исәнләшәм.
Сезнең турында фактлар…
Сарык ите яратмыйм. Кер юу машинасын берничә тапкыр эшләтеп җибәрәм. Кола яратам. Студиядә һәм концертларда гына җырлыйм, өйдә җырламыйм. Өйдә берничә тапкыр киемемне алыштырам. Телефоннан сөйләшергә яратмыйм. Булды бугай...
Аркагыз ничек? (Җырчы бәдрәф идәнен юганда кинәт торып, аркасын ерткан иде, яраны тектерергә туры килде – ред.).
Барысы да яхшы, әмма әлегә авырта. Вильдан һәр көнне яраны бәйләп тора.