Гөлназ Асаеваның «Кире кайтма» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Бу хакта җырчы «Ниһаять премьера!» дип социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Яңа җырның авторлары – Миләүшә Әфләтунова, Гөлфия Шакирова һәм Илдус Дәүләнов.
Гөлназның иҗатын яратучылар аны премьера белән котлаган. «Тыңлыйсы гына килеп тора», «Шәп», «Тавышың искитмәле матур», – дип канатландырганнар җырчыны.