Гөлназ Асаевадан күңелгә тиярлек җыр: «Үкенечләр җанны өтәр, шул чагында вакыт җитәр...»
Гөлназ Асаева иҗатын яратучыларга һәм күзәтеп баручыларга тормышчан, күңелгә тиярлек җырын тәкъдим итте. Аның «Вакыт җитми» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Туган хәлен белешергә,
Дуслар белән күрешергә,
Кунакларга йөрешергә
Вакыт җитми.
Килер бер көн, бар да үтәр,
Алда безне ниләр көтәр,
Үкенечләр җанны өтәр,
Шул чагында вакыт җитәр...