Җырчы Гөлназ Асаева ире Вильдан белән хакимияттә эшләү, депутат булу турында сөйләшеп утырган. Вильдан фикеренчә, Гөлназ Асаевага җитәкче урыннарга утырырга ярамый, югыйсә, дусларына көн бетәчәк. Гөлназ Асаева үзе дә ире белән килешүен белдергән:
«Миңа власть эләксәме-е-е, бөтен җырлый белмәгән кешеләрне сәхнәдән алып ташлар идем», – дип куйган ул.
«Әйтәм бит! Алар бит инде синең «дусларың», – дип рәхәтләнеп көлгән аның ире.
Халык та Гөлназның сүзләрендә хаклык бар дип саный. «Дөрес, 5 сүзлек җыр язалар да акыралар. Тавышлары булмаса да»;
«Алар барысы да җырлый, тик сәхнәгә менә акчасы булганнар гына. Чын талантлылар менә алмый кала шул, ни хикмәт»;
«ТМТВ»ны ачсаң, бер карарлык кеше калмады, моңсыз курчаклар клиплар яндыралар, әмма моң юк. Татар сәхнәсе хәзер проституция йортына әйләнде. Түшен-кү… кабарткан җилбәзәк кызлар шәрә чыгып сикереп йөриләр», – дигән фикерләр язып калдырганнар «Татарлар дөньясында» телеграм-каналына куелган әле видео янында.