Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева яраткан татар җырчыларын әйткән

news_top_970_100
Гөлназ Асаева яраткан татар җырчыларын әйткән

Яшь җырчы, яшь әни Гөлназ виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Аеруча игътибарга лаек булганнарын тәкъдим итәбез.

«Кияүгә чыкканыгызга үкенмисезме? Кияүгә чыккач, мәшәкатьләр башлана бит», – дип кызыксынган берәү. Әлеге сорауга Гөлназ: «Юк, әлбәттә», – дип җавап биргән.

Шушы ук темага икенче кеше: «Кияүгә яратып чыктыгызмы?» – дип сораган. Гөлназ моңа кызып китеп: «Әйтегез әле зинһар, сез табибта соңгы тапкыр кайчан күрендегез?» – дип дорфа гына җаваплаган.

«Тавышыгыз калын. Әз генә йомшартырга кирәк. Каты итеп сөйләшмәгез, килешми сезгә», – дип тәкъдим итүче дә табылган. Бу да Гөлназның ачуын китергән, күрәсең, ул: «Хәзер менә, сезгә ошар өчен тавыш үзгәртеп йөрим», – дигән. (Нәрсә-нәрсә, Гөлназның тавышы искиткеч моңлы инде анысы, үзгәртә генә күрмәсен дә, күзләр генә тимәсен.)

«Сезнең яраткан татар җырчыларыгыз кемнәр?» – дип тә сораганнар. Бактың исә, Гөлназның яраткан татар җырчылары Азат һәм Алинә Кәримовлар икән («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручылар). Ул әлеге җырчы гаиләнең шәхси аккаунтына сылтама калдырган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100