Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева яңа алган әйберен югалтканга елап утыра: «Үземне сүгеп туя алмыйм»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева яңа алган әйберен югалтканга елап утыра: «Үземне сүгеп туя алмыйм»
Салават Камалетдинов

Гөлназ Асаева яңа гына сатып алган шампуньны югалткан, шуңа елап утыра.

«Шундый кеше күргәнегез бармы? Миндә бер минутлык истерика булды. шундый күңелем төште. Әллә нәрсә түгел инде ул. Мин бүген шампунь һәм маска сатып алдым. Өйгә кайттым, маска һәм алган башка әйберләр бар, ә шампунь юк. Ул шампуньны бик тә кулланып карыйсым килгән иде. Мин «ТНВ» янында чыктым, нидер төшеп киткән кебек булды. «Ярар, әллә нәрсә түгелдер», – дидем һәм юлымны дәвам иттем. Кайтсам – шампунь юк. Мин шундый каты итеп еладым. Әллә нинди әйбер дә түгел инде, шампунь гына, тик шундый истерика булды», – дип сөйли җырчы.

«Миңа һәр тиен кадерле. Ул шундый яхшы шампунь», – дип язып та куйган җырчы.

Хатынын кызганып, тормыш иптәше Вильдан югалган шампуньны эзләргә «ТНВ» янына киткән.

«Таба алмыйсың, дип торам. Тапса, могҗиза була. Машиналар таптап киткән инде аны. Үземнең җыйнаксызлыгым аркасында бу хәл. Бөтен әйбергә игътибарлы булырга кирәк. Кая ашыгамдыр инде. Сүгеп туя алмыйм үземне. Кайберәүләр «тиле» дип уйларга мөмкин, ләкин мин аны бүген шундый сөенеп алган идем», – дип яза җырчы.

Нәтиҗәдә шампунь табылмаган, Гөлназ яңасына заказ биргән, инде кулланып та караган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Сабырлык кирәк шул балакаем,баш бәләсе түгел аның өчен узенне үзенә бетерә.тормыш булгач була инде андый хәлләр,игтибарлы һәм сабыр бул балакаем
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100