Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Вильдан белән хәзер дә талашабыз, ләкин...»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Вильдан белән хәзер дә талашабыз, ләкин...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ Асаевага язылучыларының сорауларына җавап биргәндә: «Ирегез белән еш талашасызмы?» – дигән сорауга аерым тукталып үткән. Берара хәтта аерылышулары турында хәбәр иткән пар, хәзер элеккегә караганда сирәгрәк ачуланыша икән.

Талашабыз инде, ничек талашмаска? Әмма хәзер сирәгрәк, моңа хәзер вакыт та юк. Баштарак бер-беребезгә ияләшү, көндәлек мәшәкәтьләр аркасында тавыш чыга иде. Конфет-букет чоры бер хәл ул, ә инде бергә яши башлагач бөтенләй башка тормыш башлана. Хәзер дә талашабыз, ләкин сирәгрәк. Вильдан да, мин дә тынычлана төштек. Компромисс табып яшибез, – дигән ул.

Шулай ук Гөлназ Асаева банкетларда ничә сумга эшләве турындагы сорауга, «500 сумга» дип җавап биргән иде. Күпләр җырчыга ышанып, «үзегезне бигрәк арзан бәялисез» дигәнрәк сүзләр язганнар.

«Дуслар, сез бигрәк инде. Шаяртуларны да аңламыйсыз. 500 сумга җырламыйм инде мин, сез нәрсә! Бәяләрне администраторым аша белешә аласыз», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100