Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева Вилли белән аерылышмый: «Без балабыз хакына бергә»

Бер ай элек Гөлназ Асаева ире Вильдан белән аерылуын хәбәр иткән иде. Хәзер аның ире аерылмаулары турында хәбәр итте.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева Вилли белән аерылышмый: «Без балабыз хакына бергә»

Гөлназ Асаева белән Вилли аерылышмыйлар! Менә бу – сөенечле хәбәр. Асаеваның аккаунтларын күзәтеп баручылар аларның бергә икәннәрен күргән иде инде. Хәзер менә бу хакта Вильдан хәбәр итте. Болай гына хәбәр итеп калмады, журналистларны – мине булып чыга, ялган хәбәр таратуда гаепләде.

Гөлназның аерылышуы турындагы хәбәр каян килеп чыкты соң? Гөлназ үзе миңа аерылышуы турында язып хәбәр иткәч, мин ышанып бетмәдем. «Ничек инде?» – дип берничә тапкыр сорадым. Мондый хәбәр белән шаярмыйлар –ышанмаска нигез юк. Җитмәсә, бу хәбәрне әйткәндә, Гөлназ елый иде – мин аны чын күңелдән кызгандым.  

Ышандым, гаиләнең таркалуы өчен борчылдым. Матур гаилә таркала, дип күңелсезләндем. Без Гөлназ белән күптәннән таныш, аралашуыбыз әллә нидә бер сөйләшү генә түгел. Бала табу вакытларыбыз да бер чакка туры килде. Балалар бәләкәй булганда, уртак проблемалар турында сөйләшеп елашкан чаклар да булды. Ире Вильдан белән мөнәсәбәтләре киеренкеләнеп алуы да сер түгел иде. Иҗатка карата булган карашлары бик төрле аларның. Конфликтлар нәкъ шушы нигездә чыга, дип сөйли иде Гөлназ.

Гөлназ аерылышуы турында язгач та, башта мин бу хакта язып чыкмадым. Әмма соңрак Гөлназ кәефсез чакта минем белән хәбәргә чыкты, бу яңалыкны хәбәр итәргә ярый, диде. Ул көнне Гөлназның PR-менеджеры Альбина да бу яңалыкны халыкка хәбәр итәргә мөмкин булуын әйтте. Пиар менеджер хәбәр иткәч, «бу пиар өчен генә түгел микән» дигән уй йөгереп узган иде дә, әмма бит бу хакта Гөлназ үзе язды... «Аерылдык» – минем өчен бик җитди сүз, мин бу сүзне уйнап әйтергә дә ярамый, дип беләм. Әле мин шулай да сорадым – «хайп» өчен генә түгелме? «Юк, барысы да җитди», – дигән җавап килде.

Хәзер Вильдан бу хакта иртән очраклы рәвештә ишетүе турында һәм шок хәлендә булуы турында яза. Яңалык чыкканнан соң бер ай узгач! Вильдан, әгәр бу хәбәр ялган булган икән, бер ай буена кайда йөрдең соң син? Нигә элемтәгә чыкмадың? Әгәр хаталанган булсак, редакциягә хәбәр итеп була иде, шунда ук кире каккан булыр идек бит. Бу хәбәрнең дөреслеген раслаган Гөлназның эмоциональ сүзләре дә дәлил кебек телефонымда саклана. Гөлназда безнең телефон бар, нигә хәзер журналистларны ялган хәбәр язган итеп калдырырга – әгәр бар да тәртип булса, хатыныңнан шалтыратуын сорарга мөмкин иде. 

Вильданның «менеджер юк» дип әйтүе дә ялган. Аныкы, бәлки, юктыр да, ә Гөлназныкы бар – Альбина.

Билгеле бер мәсәл бар – көтүче малай, кызык ясыйм дип, «Бүреләр!» дип кычкырган. Кешеләр килә, сукранып кайтып китәләр. Чыннан да бүреләр килеп чыккач, көтүче күпме генә кычкырса да, беркем килми.

Әмма бу очракта пиар белән бәйле адым түгел иде, минемчә. Әгәр пиар булса, күпмедер вакыт булса да, гаилә аерылышкан булып уйнауларын дәвам итәр иде, дип уйлыйм. Минем аңлавымча, гаиләдә хәзер бар да тәртип, Вильданга үзен юкка кимсетелгән, журналистлар эзәрлекләгән җырчы итеп күрсәтү кирәк – шул гына. Менә монысы инде – пиар. 

Гөлназ белән якыннанрак танышлар аның бик хисле булуын белә – ул тиз кабына һәм тиз суына. Вильдан аерылышу турында мәгълүматны кире каккач, Гөлназ белән тагын бер сөйләштем. Ул кыска гына җавап бирде. «Безнең уртак балабыз бар, тормышта төрле вакытлар булыр, әмма без балабыз хакына бергә», – диде ул.

Нигә Вильдан болай әйтте, нигә ул башкача сөйли дип, минем гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ачыклыйсым килми. Бергә булалар икән – димәк, бик әйбәт. Хәзер гаиләдә бар да тәртип. Әлеге вакытта гаиләдә бар да яхшы булуын социаль челтәрләр дә раслый, Аллаһка мең шөкер. Шуңа да Вильданча булсын – мине ялган язып, пиарда кулланырга уйлаган икән, димәк шулай булсын. Әмма алай да Вильданга әйтер сүзем бар: иртән торып телефон гына карама инде син, өйләнгәч, хатыныңның хәлен дә белеш! Хатының аерылыр чиккә җиткән икәнен дә белмәгәч, нинди ир соң син? Хатының белән сөйләшкәнең бармы соң, Вильдан? Бала тапкан ана буларак әйтә алам – мондый чакта хатын-кыз депрессиягә бирелүчән була, күпме эш, мәшәкать өстәлә. Ә син һаман да егет чагыңдагы кебек яшәвеңне дәвам итәсең ахры.

Миңа билгеле булганча, Гөлназ белән Вильдан концертларны бергә куячак, тик парлы дуэт булмаячаклар, чөнки иҗат белән бәйле сорауларга алар төрлечә карый. Башта Гөлназ, гомумән, концертларын үзе генә куярга уйлаган иде. «Тамашачым дискотека форматында үткән концертны кабул итмәячәк», – ди ул. Ә Вильдан нәкъ менә дискотека форматын тели, Гөлназ исә традицион концерт яклы.

Ни генә булса да, Гөлназ белән Вильданның никахларының озын гомерле булуларын телим. Гөлназның кызу канлы икәнен инде белә идем, Вильданның яңалыкны би-ик озак эшкәртә торган «жираф» булуын белдем менә хәзер. Ярый, алга таба белеп торырмын.

  • Гөлназ Асаева белән Виллиның аерылуы турында хәбәр чыккан иде.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Честно? Вообще барыбер
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100