Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Вилданның читтә сөяркәсе бардыр...»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Вилданның читтә сөяркәсе бардыр...»
Социаль челтәрләр

Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә бала тапканнан соң бик нык тазаруы хакында сөйләде. Өстәвенә, җырчы, артык авырлыгы аркасында, начар уйларга да бирелә торган булган.

«Бик четерекле темага сөйләшеп алыйк әле. 2 ел элек булган хәлләрне сөйлим. Ул вакытта ниләр кичердем һәм ул халәттән ничек чыктым?

Бала тудыру йортыннан кайткач, бар да яхшы иде кебек. Вилдан булышып торды. Ләкин, өйдә озаклап тора алмады, акча эшләргә кирәк. Ул офиска эшләргә китә, ә мин, комплексларым аркасында, бөтен кешенең башын катырам. Вилданның читтә сөяркәсе бардыр, чөнки мин симез, целлюлит белән, дип уйлый башладым. Акылдан язар дәрәҗәгә җитә идем. Артык авырлыгым аркасында юләрләнә яздым. Шундый уйларны башыма кертермен дип, гомер уйламаган идем», – дигән Гөлназ Асаева.

Видеоны караучылар исә Гөлназга: «Бүтән кайгың юк шул, теләсә-нәрсә сөйләп утырасың», «Башта, аерылыштык, дип сөйләгән иде. Хәзер инде, сөяркә бар, дип сөйли»; «Товарыгызны сатар өчен сөйләп утырасың инде, ябыгу ысулын күрсәтү өчен», – дигән сүзләр язып калдырганнар. «Шәхси тормышыңны монда сөйләргә кирәкми, әти-әниең белән киңәш, Вилданың белән уртага салып сөйләш», – дип киңәш итүче дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100