Җырчы Гөлназ Асаева Вильдан Шәмсетдиновны ире итеп сайлавына һич кенә дә үкенмәве хакында әйткән.
«Без Вильдан белән танышканда, яшерен-батырын түгел, ул симез иде. 100 килограммнан артык иде. Чәчләре йөзенә төшеп тора. Кыскасы, бүгенге Вильданның капма-каршысы.
Мин аның киләчәктә нормаль егет булачагын ничектер тоеп алганмын. Хәзер аны сайлавыма сөенеп туя алмыйм.
Мин бик каты кешене ярата алам, ушым китеп, башымны югалтып ярата алам. Ләкин бер генә начар әйбер эшләсә дә – өзеп куя алам. Вильдан белән алай булмастыр, дип ышанып калам инде. Ышанырга бик телим. Картайганчы матур гына яшәрбез, дип өметләнеп калам», – дигән ул.
Әлеге пар берара аерылышу дәрәҗәсенә җиткән иде. Алар бу хакта публикага да сөйләделәр. Соңрак ике җырчының бергә булуы, мөнәсәбәтләре җайланып китүе ачыкланды. Гомумән, соңгы арада Гөлназ ире белән матур видеолар төшерә. «Без бәхетле синең белән» дигән яңа җырының да иренә багышланган булуы ихтимал.