Социаль челтәрдә «Уфа хит» сәхифәсендә Гөлназ Асаева белән интервью чыкты. Анда җырчы элек йөргән егетләре, ире белән мөнәсәбәтләре хакында ачылып сөйләгән.
Элек йөргән егетләрегез дуслармы, әллә «блок»тамы?
Дуслар. Нигә алар белән дошманлашып йөрергә. Минем бөтен йөргән егетләрем дә артистлар. Алар белән: «Брат, ничек хәлләрең?» – дип кочаклаша да алам.
Көчле һәм ирекле хатын-кыз ир-ат өчен плюсмы, проблемамы?
Кемгә ничек инде. Вилдан өчен әйбәттер. Башкаларны әйтә алмыйм.
Ир-ат артык йомшак булса, янәшәсендә көчле хатын-кызны түзә алмый. Вилданның үз-үзенә ышанычы көчлеме? Сезне яулап алырга җөрьәт иткән икән.
Безнең бу фонда әйткәләшүләр дә була. Мин берәр проблема килеп чыкканын аңлыйм да, үзем хәл итәргә тырышам. Мин инде унбиш яшемнән барлык проблемаларымны үзем хәл итеп килдем. Мин моңа ияләшкән. Кайчакта, хәтта, ирем барлыгын онытып җибәрә алам. Ә Вилдан мине туктата. «Мин бар бит, тынычлан, хәзер үзем хәл итәм», – ди.
Никахка кадәр бергә яшәүгә ничек карыйсыз?
Никахка кадәр бергә яшәргә ярамый, дип әйтер идем. Ләкин мин Вилдан белән ярты ел никахсыз яшәдем. Үкенәм дип әйтә алмыйм. Ләкин никахлашып яшәсәк, әйбәтрәк булыр иде.
Ә нинди минуслары бар?
Минуслары юк, бары тик мине «мин бит башкача тәрбияләнгән» дигән уй борчый иде. Әбинең сүзен тыңламадым һәм без ярты ел никахсыз яшәдек. Мин моның начарлыгын күрмим. Ләкин без мөселманнар, дөрес эшләргә кирәк.
Хатын-кыз мөнәсәбәтләордән башка бәхетле була аламы? Әллә инде бәхет өчен парлы булу кирәкме?
Минем өчен кеше парлы булганда гына бәхетле була. Минем гаиләмдә дә барысы да идеаль түгел, аерылышу турындагы уйлар да булгандыр. Ләкин гаиләдә барысы да яхшы икән, тормышта да барысы да яхшы була. Башкача икән, син эшлисең, һәм кемгәдер нәрсәдер дәлилләргә тырышасың. «Менә, мин синсез дә яши алам», - дисең. Бу сине эчтән ашый. Шуңа күрә гаиләле булырга кирәк.
Кайчан кияүгә чыгарга кирәк?
21 яшь иң әйбәте. Мин 21дә чыктым, 23тә бала таптым.