news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева Вилдан белән ничек танышулары хакында сөйләде

Эстраданың популяр җырчысы социаль челтәрләрдә фанатлары, язылучылары арасында «сорау-җавап» сторислары урнаштырган. Әнә шундыйларның берсендә ул мәхәббәтләренең ничек башланганын бәян иткән.

news_top
Гөлназ Асаева Вилдан белән ничек танышулары хакында сөйләде
Видеодан скриншот

«Бу 2019 ел иде. Казанга бер артистның концертына чыгыш ясарга килгән идем. Һәм күрәм: бер кыз белән егет басып тора, минем белән егет исәнләште әле. Шунда уйлыйм, каян соң йөзе миңа таныш? Кайдадыр күрдем, дип... Шуннан соң, аның артист, җырчы икәне күз алдыма килеп басты», – дип сөйли җырчы. Видеоны «Татарлар дөньясы» телеграм каналы урнаштырган.

Шуннан соң Гөлназ Асаева Вилдан белән 1-2 тапкыр интернет аркылы язышканнарын әйтә. Аннан соң Вилдан Гөлназны свиданиегә чакыра, тик Гөлназ аның янына дуслары белән бара.

«Алга таба без аның белән бер көнгә дә аерылмадык, гел аралаштык», – ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар