Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева үзен тәнкыйтьләүчеләргә: «24 яшьлек маңка танаудан нәрсә көтәсез соң сез?»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева үзен тәнкыйтьләүчеләргә: «24 яшьлек маңка танаудан нәрсә көтәсез соң сез?»
Фото: Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Шушы көннәрдә җырчы Гөлназ Асаева эш сәфәре белән Дубайга барып кайткан. Чит җирдәге милләттәшләребез каршында Сабантуйда чыгыш ясаган ул. Билгеле инде, сәфәрен социаль челтәрләрдә дә күрсәткән. Шуннан соң Гөлназга күпләп тәнкыйть сүзләре килеп ирешкән.

«Артык акчам булса, Дубайга барганчы, сугыштагыларга булышыр идем мин», «Әнә, мобилизациядәгеләргә акча күчерегез, ичмасам», «Оят сезнең өчен», – кебек комментарийлар язганнар аңа. Гөлназ бу сүзләргә битараф кала алмыйча, үзенең җавабын болай дип җиткергән:

– «ВКонтакте»га комментарийлар укырга кергән идем. Шаккаттым! Дубайга Сабантуйда эшләргә барып кайттым бит инде. Анда нәрсә генә язмаганнар. Әй Аллам! «Аякларыңны күрсәтеп йөрисең, ничек сиңа оят түгел», тегесе-монысы... Нәрсә бар – шуны киеп бардым инде. Пәрәнҗә юк өйдә. «Махсус операциядәгәләргә булышасызмы соң сез?», «Бездә – сугыш, ә сез Дубайда йөрисез»...

Нәрсә эшлим инде мин хәзер, нәрсә эшлим? Дубайга безне эшләргә җибәрделәр, миңа тәкъдим иткәч, билгеле, мин ризалаштым. Мобилизацияләнгәннәргә булышу турында... Кызык, ә сез үзегез булышасызмы соң? Сез нәрсә эшлисез үзегез? Комментарийлар язудан тыш...

Нишләп һаман шулай язалар икән. «Менә сез булышмыйсыз», «Болай итмисез», «Башка артистлар булышалар»... Фирдүс абыйлар, Гүзәл, Илсөя апалар булышалар, диләр. Аларга ничә яшь тә, миңа ничә яшь? Алар күпме гомер эшлиләр дә, мин күпме гомер эшлим? Миңа булыр-булмас 24 яшь, минем артык акчам юк алай. 20шәр, 30ар ел сәхнәдә эшләп, «багаж» булса, әлбәттә, мин дә ярдәм итәр идем. Әле минем матди яктан алай булышырга хәлемнән килми. Каян җиткерергә соң? Үзегез ярдәм итегез. Карап торам, сез – олылар. Сездә акча күптер инде. Үз гомерегезгә эшләп өлгергәнсездер. 24 яшьлек «маңка танау»дан нәрсә көтәсез соң сез? – дигән.

Видео: Гөлназ Асаеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 май 2023
    Исемсез
    Молодец Гульназ, теленнэн куан
  • 3 май 2023
    Исемсез
    Голназнын уз тормышны башланып кына килэ эле. Узе эле, квартира, машина алды. Эле кредиттыр тулисе. Кемнен хэленнэн килэ, шул булыша. Ник ябышасыз. Хэр кеше эшли, азаплана. Сезнен балаларыгыз булыша аламы. Язганчы уйлагыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100