Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева үзен «Интертат» төркемнәрендә тәнкыйтьләүчеләргә җавабын әйтте

news_top_970_100

Күптән түгел «Интертат»ның социаль челтәрләрендә Гөлназ Асаеваның яңа образын күрсәткән идек. Ул фотода Гөлназ Асаева ялтыравыклы костюмнан. «Интертат» укучылары арасында Асаевага стилисты тәкъдим иткән чалбарны ошатып бетермәүчеләр дә, Гөлназны яклап чыгучылар да булды.

«Челны хлеб заводында эшләгәндә без шулай кайта идек, чалбарга май, песок, шоколад тутырып»;

«Стилистның үзенә бу ыштанны киертеп, зоопаркка эшкә җибәрергә кирәк»;

«Комбинезонын алдын артына кигән»; «Стилистын алыштырырга»;

«Анасы Лилия нинди матур күлмәкләр кия, гел озынны. Бу бала нишли икән?»;

«Курткасын ыштан итеп кигәнме соң? И, юктыр инде, гаепләп булмый»;

«Элеккеге кышкы пальтоны җиңеннән кигәнме соң?» – дип, бу костюмны аңламаучылар төркемнәребездә күп яздылар.

Икенче берәүләр Асаеваны яклап чыкты.

«Ни кисә дә матур»;

«Ә аның тавышы матур һәм бик матур җырлый. Шортикларына килгәндә, ә нигә кимәскә соң? Бик матур фигура»;

«Кисен, бик матур, «зато» гаурәте капланган»;

«Бигрәк матур, килешеп тора»;

«Сөйләргә тагын гайбәт бар. Шуның өчен кигән дә ул аны»;

«Гөлназым, срочно стилистны алыштырыга кирәк. Бу нәрсә инде? Син бит үзең курчак кебек»;

«Матур – матур инде. Асаеваның чак кына йөзен күрсәтсәләр дә күңелем күтәрелеп китә», – дигән фикерләр язучылар да байтак.

Шушы сүзләрне Гөлназ Асаева үзе дә күреп алган булса кирәк. Кукмарада узган концертында ул тамашачысыннан үзенең бу костюмына карата фикерләрен сораган.

Менә олы буын тамашачыларына ошый. Шуңа күрә, «Интертат», менә күрегез, – дип ишарәләп, тамашачысына сорау бирә җырчы. – Кукмара, минем костюм сезгә ошыймы?

Бу соравына җавап буларак дәррәү купкан алкышлардан соң Асаева:

Кукмаралылар рөхсәт бирде, шуңа күрә киям инде, дуслар! – дип нәтиҗә ясый артист.

Миллионлаган укучысы булган, иң популяр татарча сайт «Интертат» язмаларын социаль челтәрләребездә дә укып, фикерләрегезне җиткерә аласыз, кадерле укучыларыбыз!

Без «ВКонтакте»да

Без «Телеграм»да

Без «Yotube»та

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100