Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева үзен эстрададан куарга тәкъдим итүчеләргә җавап биргән

news_top_970_100
Гөлназ Асаева үзен эстрададан куарга тәкъдим итүчеләргә җавап биргән
социаль челтәрләр

Бу көннәрдә Гөлназ Асаева яңа образда төшкән фотоларын социаль челтәргә куйган иде. Җырчының кыска шортиклы образы хейтка дучар булды. «Кү...ңә ки, салкын тия бит», – дип тә, «Бөтенләй чишенеп бетәргә иде», – дип тә яздылар. Гөлназны ыштансыз чикерткә дә охшаттылар. «Олылар журналына төшкән сыман», – дип, хәтта бу образы белән иренә хыянәт итүдә гаепләделәр.

Гөлназ Асаева үзенең образын ошатмаучы хейтерларына җавап итеп, видео яздырган.

«Миңа башка пабликлардан да комметарийлар җибәрәләр. Нәрсә генә язмаганнар. Асаеваны татар эстрдасыннан куарга кирәк, Татарстан һәм Башкортстанга аның өчен оят, дигәннәр. Миңа шул дәрәҗәдә пычрак атулары бер дә көтелмәгән булды. Бу фотосессияне ясаганда, миңа барысы да нормаль кебек тоелды. Бу яшемдә экспериментлар ясауның бернәрсәсе дә юктыр. Кыска шортиктан фотога төшүемнең беркемгә дә зыян юктыр, дип уйладым. Әмма күп кеше моны оят дип саный икән. Шуннан да ерак китеп булмас инде бездә.

Миннән пычрак эзләп утырмагыз. Тапмыйсыз. Тыйнак булып кыланганнардан шикләнегез», – дигән ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 октябрь 2024
    Исемсез
    Мин бу кызны шундый яраткан идем, бер передачада шундый тыйнак булып сойлэп утырды. Дорестэндэ тыйнаклардан шиклэнергэ икэн. Бигрэк ямьсез куренеш, анын эчен. Жырлап курсэтмэ, кутен ачып курсэтэ.
  • 3 октябрь 2024
    Исемсез
    сексуаль шэрэ ботлар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100