Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдинов туй ясарга уйласалар, бәйрәм тантанасын сәхнәдә уздырачаклар. «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага Вильдан (Вилли псевдонимы белән чыгыш ясый) әнә шулайрак әйткән.
«Гөлназ, Вилли, сезнең туй булачакмы ул? Тамашачыны бу бик нык кызыксындыра», – дип сораган ул пардан.
«Без матур итеп язылыштык бит инде. Бәлки, булыр да. Бала еламаса», – дигән Гөлназ.
«Туй була калса, сәхнәдә үтәчәк», – дип кушылган хәләл җефетенә Вильдан.
-
Гөлназ Асаева җырчы Вилдан Шәмсетдинов белән никах укыткан.