Җырчы Гөлназ Асаева үзенең төркеме –музыкантлары, биючеләре белән авариягә эләккән. Социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә соңгы язганнарында, ул «Стәрлетамакта концерт булмаячак», – дигән.
Хәлгә ачыклыкны җырчының әнисе — Башкортстанның халык артисты Лилия Биктимерова керткән.
«Хәерле көннәр! Без Бәләбәйдә. Гөлназ музыкантлары, биючеләре белән нык каты авариягә эләкте. Ике биючесе бик каты җәрәхәтләнде. Әле менә Гөлназны тикшерергә алып кереп киттеләр. Шуның өчен, стәрлеләр, бүген концерт булмый... Гафу итегез инде», — дип сөйли Лилия Биктимерова социаль челтәрләрдә урнаштырган видеосында.
