Татар һәм башкорт эстрадасы җырчысы Гөлназ Асаева әбисе (Рөстәм Асаевның әнисе) белән Яңа ел бәйрәмнәрендә нинди фильмнар караганын әйтте. Бу хакта ул социаль челтәрдә яза.
– «Авыл тормышы турында кабыз, балам», «Әй, ызбалары матур», «Миңа да шундый эскәтер кирәк, кайдан алып була» – нәнәйнең комментарийлары! Нәнәй белән «Русский роман»нан кинолар карап ятабыз, – дип язган Гөлназ Асаева һәм вакытны билгеләгән. Вакыт – 23:56 сәгатьне күрсәтә, кинолар карый-карый, төн булган.