Соңгы вакытта Гөлназ Асаева бик еш сәламәтлегенә зарлана. Баштарак ул даими баш авыртуы хакында сөйләгән иде. Бу арада гына, җырчының анализлары начар булу сәбәпле, ниндидер мөһим операцияcен күчерделәр.
Бүгенге сторисларында Гөлназ тагын чирләп китүе хакында яза. Бу юлы җырчыга «ике яклы гайморит» диагнозы куйганнар.
Лор-табибтан чыкканнан соң ул: «Бүген бию белән шөгыльләнергә дә бармакчы идем әле. Тик миңа физик нагрузкалар ярамый икән. «Бер җиреңне кысып өйдә ят», – диделәр. Шуңа күрә өйгә кайттым. Коточкыч башым авырта.
Кыскасы, мин көннәр буе табибларга йөрим. Арыдым инде», – дип, видео төшергән.