Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Шундый хатыны була торып, читкә йөрергә...»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Шундый хатыны була торып, читкә йөрергә...»
Социаль челтәрләр

Гөлназ Асаева сәхифәсен карап баручылардан килгән кызыклы сорауларга җавап биргән.

«Сезне ирегез белән аерылышырга җыена дип сөйлиләр. Дөресме?» – дип, турыга бәреп сораган берәү. «Безнең турыда нинди генә гайбәтләр йөрми. Әлегә барысы да әйбәт кебек, аерылышырга җыенмыйбыз», – дигән Гөлназ.

«Син көнчеме? Үзеңне ничек кулга аласың?» – дип, дәвам иткәннәр ир-хатын мөнәсәбәтләре турындагы теманы.

«Элек көнче идем. Аеруча, бала тапканнан соң. Хәзер юк, кем белән хыянәт итсен инде ул миңа? Шундый хатыны була торып, читкә йөрергә минем ирем юләр түгел лә. Әмма мондый хәл була калса, ул нәтиҗәсенең нинди булачагын яхшы белә», – дигән җырчы.

«Ирегез белән еш талашасызмы? Беренче булып кайсыгыз дуслаша?» – дип сораган язылучысына ул: «Еш түгел, көнгә бер тапкыр гына. Ситуациягә карап инде, гадәттә, мин беренче дуслашам. Өйдә тискәре атмосфера булганны яратмыйм», – дигән җавап калдырган.

«Синең әти-әниеңнәр кайсы авылда яшиләр?» – дип тә кызыксынганнар. Гөлназ Асаева әти-әнисе – танылган җырчылар Лилия Биктимерова һәм Фәдис Ганиевларның Уфада яшәве, Таганай авылында да йортлары булуын әйткән.

«Блогерларның җырлый башлавына ничек карыйсыз?» – дигән сорауга Гөлназ: «Тыныч карыйм. Миңа барыбер», – дигән.

«Тиздән штурмга. Авдеевкага. Сезнең җырыгызны тыңларга җитешәбез, ул безгә көч бирә», – дип солдат егетләрдән дә хат килеп төшкән Гөлназга. Ул аларга: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Без сезне көтәбез. Концертларыбызда да көтеп калабыз», – дип язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100