Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева соңгы ике елда онлайн режимда күпме акча эшләгәнен әйткән

news_top_970_100
Гөлназ Асаева соңгы ике елда онлайн режимда күпме акча эшләгәнен әйткән
"Татар-информ" архивы

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дусларының иң четерекле сорауларына җавап биргән.

«Онлайн рәвештә күпме акча эшләдең һәм аны нәрсәгә тоттың?» дигән сорауга Гөлназ: «Соңгы ике елны исәпкә алсак, унике миллион. Ул акчага фатир һәм машина алдык», – дип җавап биргән. Гөлназ, сәхнәдән тыш, ире Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) белән бергә челтәрле бизнеста да эшли, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә дип беләбез.

Кызыгыз артист булачакмы дигән сорауга Гөлназ: «Белмим дә инде, тавышы искиткеч матур, сопрано булса, опера җырчысы булса гына», – дип көлгән.

Татарстанда һәм Башкортсанда матди яктан иң югары бәяләнә торган артист турында сорау булгач, Гөлназ шикләнеп кенә; «Тәгаен әйтә алмыйм, мөгаен Салават Фәтхетдиновтыр. Мин шулай уйлыйм», – дигән.

«Кем әйбәтрәк җырлый: Ришат Төхвәтуллинмы, әллә Элвин Греймы?» – дигән сорауга исә Гөлназ, икеләнеп тә тормыйча: «Илһам Шакиров!» – дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100