Җырчы Гөлназ Асаева сторисларында үзенең сәламәтлеге начараю хакында сөйләгән.
«Язга таба минем баш сөяге эчендәге басымым (внутричерепное давление) күтәрелә ахры. Нәрсә уйларга да белмим. Бер атна инде коточкыч башым авырта», – дигән ул. Гөлназ Казанда кайда МРТ ясаулары белән дә кызыксынган.
Соңрак Гөлназ Асаева дарулар тәэсирендә хәле җиңеләюе хакында хәбәр итте. «1500 төймә эчкәч хәл керде. Эшләр буенча чыгып киттек. Бүген безнең ике съемка», – дип сөйләгән ул.